2020 елда ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша татарстанлылар хәйрия өчен 11 млн сум акча биргән

2021 елның 19 марты, җомга

Узган ел нәтиҗәләре буенча республика халкы хәйриячелеккә Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 10,8 млн сум акча биргән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән өч тапкыр диярлек артык – 3,7 млн сум.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Халык хәйрия фондларына барлыгы 14 меңгә якын взнос керткән. Шул ук вакытта 2021 елның беренче ике аенда гына да татарстанлылар 1,5 млн сумлык 2,5 мең иганә керткән инде.

Исегезгә төшерәбез, Республикада яшәүче һәр кеше игелекле эш башкара һәм дәүләт хезмәтләре порталында «хәйрия түләүләре» сервисы аша республика хәйрия фондларына ярдәм итә ала. Сервиска сылтама - https://uslugi.tatarstan.ru/charity

Бүген биредә 22 оешмага иганә кертергә мөмкин. Алар арасында:

  • "Игелекле эшләр көне" хәйрия фонды;
  • "Ковчег" хәйрия фонды;
  • "Яхшылык кыл" социаль проекты;
  • "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды;
  • "Балага ярдәм ит" хәйрия акциясе һ. б.

Портал аша татарстанлылар берничә минут эчендә хәйрия взнослары кертә ала: иганә суммасын һәм банк картасы мәгълүматын күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International