Росмолодежь Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына теркәлү башлануы турында игълан итте

2021 елның 19 марты, җомга

Иң яхшы яшьләр инициативалары авторлары проектны үстерү өчен 2,5 млн. сумнан 15 млн. сумга кадәр грантлар алачак. Конкурска гаризалар 7 апрельгә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә кирәк – https://grants.myrosmol.ru/auth/login.  

Конкурс ике категориядә үткәрелә: анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр, шулай ук югары уку йортлары катнаша ала.

Беренче категориядә катнашучылар өчен 9 номинация билгеләнде:

  • Студентлар инициативасы;
  • Иреклелек;
  • Социаль лифтларны үстерү;
  • Иҗат яшьләре инициативалары;
  • Патриотик тәрбия;
  • Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
  • Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
  • Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;
  • Яшьләр медиа.

Белем бирү оешмалары түбәндәге номинацияләрнең берсендә гариза бирә алалар:

  • Иреклелек;
  • Иҗат яшьләре инициативалары;
  • Һөнәри күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;
  • Яшьләр медиа;
  • Патриотик тәрбия;
  • Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;
  • Социаль лифтларны үстерү;
  • Студентлар клубларын үстерү;
  • Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;
  • Студентлар отрядлары;
  • Студентлар үзидарәсе;
  • Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Исегезгә төшерәбез, Росмолодежь Яшьләр инициативаларының грант конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International