Россия Почтасы һәм КФҮ эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр

2021 елның 5 марты, җомга

Халыкара хатын-кызлар көнен - 8 Мартны бәйрәм итү уңаеннан Россия Почтасы бүлекчәләре һәм күп функцияле үзәкләрнең бүлекләре төзәтелгән график буенча эшләячәк.

Шулай итеп, 7 март бөтен ил буенча почта бүлекләре бер сәгатькә алдан ябыла, ә 8 март Россия Почтасы офислары өчен ял көне булачак. Исегезгә төшерәбез, почта бүлекләренең эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык бүлекне сайтта яки pochta.ru мобиль кушымтасында табарга була.

Моннан тыш, 7 һәм 8 Март «Минем Документлар» офислары өчен ял көннәре булачак. 6 мартта КФҮ бүлекләре гадәти режимда эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International