Россия Почтасы һәм КФҮ бүлекләренең эш режимындагы үзгәрешләр

2021 елның 20 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көненә багышланган булачак бәйрәм көннәре уңаеннан Россия Почтасы һәм КФҮ офисларының эш графиклары үзгәртелде.

20 февральдә бөтен ил буенча почта бүлекләре дүшәмбе графигы буенча эшләячәк һәм бер сәгатькә алдан ябылачак.

21 һәм 24 февральдә почта офислары гадәти график буенча, ә 22 февральдә – шимбә расписаниесе буенча эшләячәк.

23 февраль, тәүлек әйләнәсе эшли торган барлык почта бүлекчәләре өчен дә ял көне булачак.

Почта бүлекләренең эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык бүлекне pochta.ru сайтында яки мобиль кушымтада табарга мөмкин.

Моннан тыш, 23 февраль күп функцияле үзәкләрнең барлык офислары өчен дә ял көне дип игълан ителде. 20 февраль - гадәти эш көне, ә 22 февральдә «Минем Документлар» офислары бер сәгатькә иртәрәк ябыла.

Казандагы бүлекләр: Заречный, Яңа Савин, Көньяк, Совет буе, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (в.Кулагин ур., 1 йорт), Вахитов, Дәрвишләр, Юдино һәм «Салават Күпере» ТКда бүлек 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк; Мәскәү, Авиатөзелеш бүлекләре – 8:00 дән 19:00 гә кадәр.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада КФҮ филиаллары, шулай ук Тукай районында 8:00 дән 17:00 гә кадәр ачык булачак.

Район филиалларында эш көне 22 февральдә 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук КФҮтә 22 февральдә филиалларда Росреестр хезмәтләре күрсәтелмәячәк, дип хәбәр итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International