Татарстан компанияләренең 91%-ы цифрлы трансформациягә омтыла

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Узган ел ахырында цифрлы ведомство экспертлары югары технологияләр өлкәсендәге  «ИТ-парк» технопаркы һәм Strategy Partners компаниясе белгечләре белән бергә республика компанияләренең цифрлы трансформациягә әзерлеге индексын тикшерде.

Тикшеренү күрсәткәнчә, цифрлы трансформациянең мөһимлеген компанияләрнең 91% ы аңлый, ә предприятиеләрнең 24% ы цифрлы трансформация стратегияләрен эшләгән инде, әмма аларны тормышка ашыру белән акрын бара. Шул ук вакытта, цифрлы үзгәрешләрнең өстенлекле моделе итеп күпчелек компанияләр «өстән-аска» моделен сайлады.

Моннан тыш, оешмалар арасында махсуслаштырылган ИТ-кадрларга кытлык һәм эш процессларында agile-методикаларны тиешенчә кулланмау ачыкланган. Ә ясалма интеллект технологияләре - компанияләрнең цифрлы үсеше өчен иң киң таралган зоналарның берсе.

Тикшеренү икътисадның реаль секторы предприятиеләрен анкеталаштыру аша алып барылды: агро - һәм азык-төлек сәнәгате, юл төзелеше, нефть химиясе, логистика, күпләп һәм ваклап сату, сәнәгать, энергетика һәм төзелеш.

Компанияләр 6 төп фактор буенча бәяләнде:

  1. Бизнес-моделе һәм стратегиясе;
  2. Операцияләр һәм тәэмин итү чылбырлары;
  3. Ярдәм итүче функцияләр;
  4. Цифрлы инфраструктура һәм мәгълүматлар;
  5. Цифрлы кадрлар һәм мәдәният;
  6. Цифрлы трансформация белән идарә итү моделе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International