Россия почтасы Татарстанның иң күп китап укучы районнарын атады

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Россия почтасы республиканың иң күп укучы районнары рейтингын төзегән. 2020 елның 2 яртыеллык нәтиҗәләре буенча Актаныш, Әлки һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләр вакытлы матбугатны активрак яздыртып алганнар.

2021 елның 1 яртыеллыгында халык 900 мең данәдән артык басма матбугатка язган: аларның 87% ы – үзәк һәм республика басмаларына, 13% ы-район басмаларына туры килгән.

Шул ук вакытта республиканың 1000 кешесенә 212 данә газета һәм журнал туры килә.

Язылу тиражының зур өлеше (барлык күләмнең 70% ы) 2020 елның октябрь һәм декабрь айларына язылу кампанияләре чорында рәсмиләштерелде. Язылу кампанияләре вакытында Россия почтасы каталогыннан күп кенә басмаларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, газета-журналларга барлык почта бүлекчәләрендә, почтальоннарда һәм онлайн режимда podpiska.pochta.ru. Россия Почтасы сайтында язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International