"Дәрестә саннар" мәктәп укучыларын киберҗинаятьчеләргә каршы торырга өйрәтәчәкләр

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

8-22 февраль көннәрендә мәктәп укучылары өчен интернеттагы мәгълүматларны яклау проблемасына багышланган «Саннар дәресе» – «Цифрлы дөньяда хосусыйлык» узачак. Дәрестә балалар үзләре турында нинди мәгълүматны интернетта урнаштырмаска, мошенникларга ничек каршы торырга кирәклеген беләчәкләр, шулай ук шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнәчәкләр.

"Касперский лабораториясе" экспертлары тарафыннан эшләнгән дәреснең максаты - укучыларга цифрлы дөньяда шәхси киңлек мәсьәләләрен хәл итәргә һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендәге һөнәрләр белән таныштырырга ярдәм итү.

1-11 сыйныф укучылары өчен интерактив дәресләр видеолекцияләр һәм төрле авырлыктагы онлайн-тренажерлар үз эченә ала.

Дәреснең барлык уку материаллары урокцифры.рф сайтында урнаштырылачак. Укучылар дәресләрне дистанцион рәвештә уза алалар, ә бу эштә ата-аналар да, укытучылар да ярдәм итә ала. Алар өчен киңәшләр һәм белешмәлекләр каралган.

"Саннар" дәресе ярдәмендә балаларга цифрлы дөнья ача торган мөмкинлекләрдән ничек имин файдалану мөмкинлеге бар. Безнең сораштыру мәгълүматларына караганда, социаль челтәрләрдә яки уеннарда аккаунт урлау белән 22% егет һәм кыз, ә 10% ы ялган сайтлар яки хатлар кулланып мошенниклык белән очрашкан. Укучыларны интернетта янаулардан даими рәвештә саклап калу-чыгу юлы түгел, аларның цифрлы грамоталылыгын арттыру мөһим, алар виртуаль киңлекне мөстәкыйль үзләштерә алсын өчен кирәк», — дип билгеләп үтә балалар онлайн-куркынычсызлыгы буенча «Касперский лабораториясе» юнәлеше җитәкчесе Андрей Сиденко.

"Цифрлы куркынычсызлык өлкәсендәге белемнәр куллану компетенцияләрен арттыруның башлангыч ноктасы булып тора. Дәүләтнең бурычы – цифрлы белем бирү кысаларында, Интернеттан файдаланучылар кибермошенникларның хәйләләренә бирешмәсен һәм үзләренең шәхси мәгълүматларын ышанычлы саклауга ышансын өчен, куркынычсызлык турында база белемнәрен формалаштыру», - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы урынбасары Евгений Кисляков.

"Саннар дәресе" — ул укучыларга алдынгы технологик компанияләрдән белем алырга һәм санлы икътисадның күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирә торган Бөтенроссия Белем бирү проекты. Проект «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

2020/21 уку елында проектның партнерлары - "Касперский лабораториясе", Саклык банкының "Киләчәккә өлеш" Хәйрия фонды, Яндекс компаниясе, "1С". Mail.ru Group. Технологик партнерлар — «Кодвардс» белем бирү платформасы һәм «Алгоритмика» халыкара программалаштыру мәктәбе.

Узган уку елында "Саннар дәресе" Россия мәктәп укучыларының яртысыннан артыгын үз эченә алган иде. Ике ел эчендә балалар, ата-аналар һәм укытучылар проект сайтында дәресләргә 32 млн тапкыр диярлек мөрәҗәгать иткән. Проект Россиянең барлык 85 регионын колачлады, ә 2019/202020 уку елында үзенең географиясен киңәйтте — Россотрудничество ярдәмендә 100+ илдән рус телле мәктәп укучылары цифрлы икътисадның әйдәп баручы компанияләреннән тренажерлар уздылар; балалар, ата-аналар һәм укытучылар проект сайтында һәркем файдалана алырлык дәресләргә 11 миллион тапкыр диярлек мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International