“ИТ-чемпион” бәйгесе 1 мартта игълан ителгән иде. Бер ай эчендә конкурска 11,8 мең укучы катнашты “Татарстан республикасы электрон мәгариф” системасыннан укучылар логиннары өлкәннәр өчен uslugi.tatarstan.ru порталында 15 мең шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста Актаныш, Питрәч, Минзәлә, Саба, Спас, Чүпрәле районнары укучылары актив катнаша.
Баллар буенча лидер – Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылы мәктәбе 7 класс укучысы. Аның 616 баллы бар – логины өлкәннәрнең 50 шәхси кабинетында теркәлгән.
Лидерлар арасында шулай ук Саба, Ютазы, Мөслим, Актаныш районы укучылары бар.