Татарстанның Цифрлаштыру министрлыгында туризм өлкәсендә цифрлы чишелешләрне үстерү турында фикер алыштылар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин республиканың туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу кысаларында коллегалар хезмәттәшлек перспективаларын карадылар.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе Виктор Зубарев, ЦЦТ җитәкчесе урынбасары Булат Исмәгыйлев, мәгълүматлар белән идарә итү секторы мөдире – үзәкнең проектлар портфеле җитәкчесе Руслан Абдрахманов, шулай ук Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Екатерина Барабанова һәм Айгөл Балахонцева катнашты.

Очрашу барышында Айрат Хәйруллин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан туристлар өчен Россиянең иң җәлеп итүчән төбәкләренең берсе булып тора. Ә инновацион цифрлы сервислар бу югары планканы саклап калырга гына түгел, ә яңа казанышлар өчен нәтиҗәле инструмент булып тора. Аерым алганда, ул Минцифра тарафыннан эшләнелә торган «Минем субсидияләр» платформасына туризм өлкәсенә ярдәм итү чараларын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Очрашу ахырында коллегалар бер-берсенә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International