2013 елның 27-29 март көннәрендә Казан ИТ-парк һәм Яр Чаллы шәһәренең 26-нчы гимназиясе мәйданчыгында республикакүләм ачык бәйге – укучы ИТ-стартаплар конкурсы «Junior startup» булды. Чарада “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкарма директоры Татьяна Камалетдинова катнашты.
«Junior startup» бәйгесе быел икенче тапкыр булды, беренчесе 2012 елның октябрендә узган иде. Анда Чаллы укучыларының 12 проекты катнашса, быелгы бәйгедә 35 команда – Казан, Әгерҗе, Мамадыш, Яр Чаллы, Чүпрәле һәм Актаныш районнарыннан, шулай ук Чуваш Республикасының Шумерля шәһәреннән килгән командалар ярышты.
Өч көн буена ИТИС укытучылары, Казан һәм Яр Чаллы эшмәкәрләре, Казанның “Достижение молодых” – “Яшьләр уңышлары” үзәге вәкилләре укучыларны үз тәҗрибәләре белән таныштырды. Бәйге барышында һәр команда үз проектларының проблемалары һәм перспективасы хакында тәҗрибәле экспертлар белән киңәшү мөмкинлеге алды.
Конкурс финалына 10 иң яхшы команда чыкты, алар үз стартапларын ИТ-паркта тәкъдир иттеләр. Җиңүче – Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78-нче лицейның «Happy Shake» проекты. Икенче һәм өченче урында - КФУ ИТ-лицее “Survival watch» проекты и Әгерҗе шәһәренең 4-нче мәктәбе «Game shop» проекты. Аерым номинациядә – “Иң яхшы презентация” номинациясендә Зәй шәһәренең Балалар иҗаты йортыннан бишенче класс укучылары җиңде.
Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде, алар Казан һәм Яр Чаллы ИТ-паркларында узачак конкурсларга чакыру алды.
“Яшьләр уңышлары” Казан үзәге башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева чыгышында проектлар дәрәҗәсе үсүенә басым ясады. Күп командалар өлешчә тормышка ашырылучы проектлар да күрсәтте, диде ул. Балалар проектларны олылар белән рәттән күрсәтәләр, аларның төп эше уку, ә проектлар хобби рәвешендә генә булса да.
Бер бәйгедә әзерлеге төрле дәрәҗәдә булган командалар катнашты – мәсәлән, Казанның иң яхшы мәктәпләре һәм Чүпрәле һәм Актаныш районнарының кечкенә авыл мәктәпләре. Бу республиканың ерак төбәкләреннән килгән укучылар өчен зур уңыш – алар экспертлар белән аралашты, күбесе әзер бизнес-планнар белән кайтып китте, алар хәтта үз авылларында эш урыны булдырырга да әзер.
Укучыларны эшмәкәрлеккә тарту, экспертларның алар белән бер баскычта торып сөйләшүе балаларны уйланырга чакыра, алар конкуренцияне сизә башлый, идеяләр алмаша һәм актив эшчәнлеккә мотивация ала, диде Ләлә Бикчәнтәева.