Татарстанда «Мин төзим» платформасының яңа версиясе чыкты

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Цифрлы министрлык командасы ноябрь башында эшли башлаган «Мин төзим» төзелешенә ярдәм итү платформасын яңартты. Яңа версиядә кулланучыларга төзелеш өлкәсендә дүрт өстәмә хезмәт күрсәтелә.

Гомумән алганда, хәзер платформа аша сигез хезмәтне электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Башкарма комитетның гамәлдәге дүрт хезмәтенә түбәндәгеләр өстәлде:

  1. Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу;
  2. Җир эшләренә ордер алу;
  3. Файдалануга тапшыруга рөхсәт;
  4. Газ бүлү челтәрләренә тоташуга техник шартлар бирү (бу платформада беренче генә муниципаль хезмәт түгел).

Моннан тыш, тиздән платформага «Электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү» хезмәтен алу мөмкинлеген дә өстәү планлаштырыла.

Платформаның төп максатларыннан берсе - хезмәт күрсәтү вакытын кыскарту һәм дәүләт белән хезмәттәшлек сыйфатын арттыру. Шулай итеп, платформаны эшләтеп җибәргәннән соң, хезмәт күрсәтүне рәсмиләштерүгә гариза бирүнең уртача вакыты 9 тапкырга кимегән. Мәсәлән, әгәр элек бер хезмәтне рәсмиләштерү өчен кешегә уртача 45 минут вакыт кирәк булса, хәзер бу процедура якынча 5 минут били.

Шул ук вакытта платформа гаризаларны тутыру өчен кирәкле параметрлар санын киметте. «Төзелеш башлану турында хәбәрнамә» хезмәте буенча гариза бирү өчен кешегә 87 урынына нибары 13 параметр тутырырга кирәк булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Мин төзим» платформасы пилотын хәзер республиканың берьюлы ике районында – Саба һәм Әлмәт районында яшәүчеләр сыный. Аның ярдәмендә алар кирәкле документларны онлайн ала, гаризаларның, хәбәрнамәләрнең статусын күзәтә һ.б.

Киләсе елда «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында булдырыла торган «Мин төзим» платформасы Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр өчен дә ачык булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International