Айрат Хәйруллин Россия Финанслар министры Антон Силуановка "Минем субсидияләр" платформасын тәкъдим итте

2020 елның 18 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Финанс министры Антон Силуанов катнашында республика финанс органнары коллегиясе утырышы узды. Утырыш башланыр алдыннан цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин катнашучыларга «Минем субсидияләр» дигән яңа платформа тәкъдим итте.

"Минем субсидияләр" – фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен цифрлы корал, аның ярдәмендә алар дистәләрчә учреждение һәм ведомствога кермичә, онлайн-форматта ярдәм итү чараларын рәсмиләштерә алачаклар. Хәзерге вакытта платформа каталогында 12 министрлыктан 108 ярдәм чарасы бар.

Исегезгә төшерәбез, хәзер платформаның сынау версиясен республиканың Балтач районында яшәүчеләр сыный. Аларга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар өчен авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 субсидиясен онлайн-алу мөмкинлеге бар.

Платформаны эшләү белән Татарстанның цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре Сбер белгечләре белән берлектә шөгыльләнә, ул безнең команда үсешенә түләүсез нигездә өлеш кертә. Сервис «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла.

Узган утырыш кысаларында катнашучылар 2020 елга Татарстанның берләштерелгән бюджетын үтәүне карадылар, шулай ук 2021 елга республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International