Сахалин өлкәсе делегациясе Татарстанга визиты барышында Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында булды, анда ул республиканың төп ИТ-проектлары белән танышты.
Татарстанның цифрлы үсешен Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко, өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары Антон Зайцев, өлкәнең инвестицион сәясәт министры Дмитрий Лисневский, «Сахалин өлкәсен үстерү корпорациясе» АҖ генераль директоры Андрей Медведев һ.б. бәяләде.
Очрашуда Татарстанның цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары Илья Начвин хезмәттәшләренә республиканың цифрлы потенциалын тәкъдир итте. Ул бүгенге көндә республикада хезмәтләрне цифрлаштыру, халык һәм дәүләт арасындагы багланышлар өчен платформалы сервислар булдыру буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
Моннан тыш, делегация өчен ИТ-парк бинасы буенча экскурсия узды. Директор Александр Борисов технопарк инфраструктурасы һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләде: Бизнес-инкубатор эше, "Кайнау ноктасы" күмәк эш киңлеге һәм технопарк резидентлары турында.
Очрашу ахырында коллегалар киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.