"Мин төзим" платформасы пилоты төзүчеләр өчен ачылды

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Алдагы көннәрдә безнең цифрлы команда башлап җибәргән төзелешкә ярдәм итү платформасын республиканың Әлмәт һәм Саба районнары төзүчеләре дә сынап карый ала.

Эшләүчеләр «Мин төзим»платформасының сынау версиясенең функционалын тулыландырдылар. Хәзер ул юридик затлар өчен дә ачык, биредә алар дистанцион рәвештә Башкарма комитетның дүрт хезмәтен ала алалар:

  • Планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә;
  • Төзелешкә рөхсәт бирү;
  • Төзелеш объектына адрес бирү;
  • Төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә.

Ел ахырына кадәр платформага Газпром һәм Челтәр компаниясе хезмәтләре өстәләчәк. Ә аны бөтен Татарстанга тулы масштаблы эшләтеп җибәрү 2021 елда планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, кичәге көннән «Мин төзим» пилотын Әлмәт һәм Саба районнарында яшәүчеләр сыный. Платформа төзелеш өлкәсендә татарстанлыларның төп цифрлы ярдәмчесе булыр дип көтелә. Биредә алар төрле этапларда: төзелеш башыннан алып аны тәмамлауга кадәр барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне онлайн рәвештә хәл итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International