ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2021 елга министрлыкларның максатлары өчен тавыш бирү башланды

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстанлылар киләсе елга республика министрлыкларының өстенлекле максатларын һәм бурычларын билгели алалар. Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык сораштырулары» бүлегендә уза.

Хәзер платформада социаль блокның алты министрлыгы максатлары өчен тавыш бирергә мөмкин:

  • Спорт министрлыгы;
  • ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы;
  • Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Мәдәният министрлыгы;
  • Яшьләр эшләре министрлыгы
  • Сәламәтлек саклау министрлыгы

Үз тавышыңны бирү өчен, халыкка порталда авторизацияләнергә, ведомство күрсәтергә һәм төшеп калган исемлектән бурычлар сайларга, яисә үз вариантыңны язарга кирәк. Тавыш бирү ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

"Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сораштыру" бүлеген ТР Дәүләт хезмәтләре порталының "Сораштыруда катнаш" дигән баннерга басып, ТР Дәүләт хезмәтләре порталының башлангыч битендә табарга була. Сылтама – https://open.tatarstan.ru/polls/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International