Иннополис университеты цифрлы икътисад юнәлешләре буенча терәк мәгариф үзәге булдыра. РФ Хөкүмәтенең тиешле карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Үзәк төрле өлкәләрдән: медицина, нефть-газ сәнәгате, мәгариф, авыл хуҗалыгы, журналистика, Инженерлык эше, Төзелеш һәм башка өлкәләрдән айтишниклар һәм белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәчәк. 2020 елда үзәкне финанслауга 550 млн. сумнан артык акча каралган.
Укытучыларны «Профильле дисциплиналарны укытуда цифрлы технологияләр» квалификация күтәрү программасы буенча укытачаклар. 700 кеше яңа күнекмәләр ала инде. Алар - Россиянең барлык федераль округларыннан 45 югары һәм урта махсус уку йорты укытучылары һәм методистлары. Иннополис Университеты бәяләвенчә, 700 әзерләнгән укытучы һәм методист киң фән өлкәләреннән 10 мең студент цифрлы компетенцияләргә өйрәнә алачак.
Яңа үзәк эше кысаларында укыту ике юнәлеш буенча узачак: методист роле һәм укытучының роле. Методистлар белем бирү программаларын актуальләштерәләр. Программаларны эшләгәндә, икътисадның реаль секторында иң кирәкле компетенцияләр булсын өчен, укыту юнәлешен бирүче индустрия вәкилләре җәлеп ителә.
Иннополис университеты югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары консорциумын булдырган инде. Хәзер консорциумга 45 партнер кушылган, алар арасында Ерак Көнчыгыш, Себер, Балтыйк һәм Көньяк федераль университетлар, Н.И. Лобачевский исемендәге Милли тикшеренү Түбән Новгород дәүләт университеты, Казан медицина университеты, Уфа нефть техник университеты һәм башкалар. Иннополис университеты экспертлары югары һәм урта махсус уку йортларының белем бирү программаларына анализ ясаячаклар, шуннан соң цифрлы компетенцияләрне кертү механизмнары һәм мөмкинлекләре белән танышачаклар.