2020 ел башыннан бирле татарстанлылар дәүләт хезмәтләре Порталы аша хәйрия өчен 9 млн сум акча биргән

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

2020 елның беренче тугыз аенда республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 2019 ел белән чагыштырганда, хәйриягә өч тапкыр күбрәк акча биргән.

Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь айларында республика хәйрия фондларына 8,8 млн. сум тирәсе акча керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел дәвамында татарстанлылар хәйрия фондларына өч тапкыр диярлек кимрәк – 3 млн сумнан артык акча биргән.

Республиканың һәр кешесе игелекле эш башкара һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика хәйрия фондларына ярдәм итә ала.

Бүген биредә 22 оешмага иганә кертергә мөмкин. Алар арасында:

  • «Балалар йортлары» хәйрия фонды;
  • «Яңарыш» хәйрия фонды;
  • «Яхшылык кыл» социаль проекты;
  • «Балачак шатлыгы» хәйрия фонды;
  • «Балага ярдәм ит» хәйрия акциясе һ. б.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә татарстанлылар тиз һәм уңайлы форматта хәйрия взнослары кертә ала: процесс нибары берничә минут дәвам итәчәк. Моның өчен барысы да - иганә суммасын күрсәтергә һәм банк картасы мәгълүматларын кертергә кирәк. Хәйрия фондларына аноним рәвештә дә, халык алдында да ярдәм итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International