Татарстан укучылары «Киләчәк технологияләре - бүген» VR – хакатон җиңүчеләре булдылар

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркының Simple VR командасы VR-хакатонның «Киләчәк технологияләре – бүген» суперфиналында беренче урынны алды.

Виртуаль чынбарлык технологияләренә багышланган ИТ-ярышларда 250 команда (600 егет) катнашты, аларның 77се сайлап алу этабын уңышлы узды һәм финалга чыкты. Финал ярышлары нәтиҗәләре буенча суперфиналга 11 команда сайлап алынды.

Йомгаклау сынаулары кысаларында катнашучылар турыдан-туры эфирда VR-кушымта эшләделәр, ул укучыларга кызыклы һәм интерактив формада яңа белемнәр бирергә һәм бу белемнәрне үзләштерүнең сыйфатын тикшерергә мөмкинлек бирер иде.

Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы карарны остаз Александр Малевич җитәкчелегендә Чаллының Simple VR технопаркы командасы тәкъдим итте.

Команда катнашучылары - Арсений Михеев, Андрей Карабаев, Андрей Мясников һәм Никита Заставный – карантин/үз-үзеңне изоляцияләү вакытында уку процессын төзергә мөмкинлек бирүче виртуаль симуляцияләр комплексын эшләделәр. Алар махсус призлар алачак: HTC Vive Focus виртуаль чынбарлык шлемалары.

Аларны котлыйбыз!

"Киләчәк технологияләре - бүген" VR – хакатонын оештыручылар - Varwin Education, EDCOMM компаниясе, Ерак Көнчыгыш федераль университеты һәм НТИ VR/AR үзәге һәм Түгәрәк хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International