КФҮ-КТИТС-та Ачык ишекләр көне узачак

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

17 октябрьдә халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы Россиянең алдынгы ИТ-югары уку йортларының берсенә укырга керергә теләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Чара Бари Галиев ур., 3А адресы буенча 15:00 сәгатьтә башлана.

Ачык ишекләр көнендә КФҮ-КТИТС укытучылары һәм хезмәткәрләре кунакларны программа, юнәлешләр һәм белем бирү үзенчәлекләре белән таныштырачаклар, кабул итү кагыйдәләре турында сөйләячәкләр, техникум буенча экскурсия үткәрәчәкләр, аудиторияләрне һәм остаханәләрне күрсәтәчәкләр.

Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре һөнәри һәм шәхси үсеш мөмкинлекләре, эшкә урнашу перспективалары турында беләчәкләр, шулай ук техникум студентларының ничек һәм нәрсә белән яшәвен шәхсән үзе күрәчәкләр. Кунаклар шулай ук укытучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алачаклар.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен: 8 (843) 203-555.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International