Мәктәп өлгерешен тикшерү, табибка язылу, ТКХ һәм штрафлар түләү - ТР Дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервислар

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Агымдагы ел башыннан бирле татарстанлылар республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша 187 млн электрон хезмәт күрсәткән. Бу сан 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млн.га күбрәк. Гомумән алганда, 9 айда 19,3 млрд. сумлык түләү операцияләре үткәрелгән.

Элеккечә үк порталда электрон сервисларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр иң кирәкле булып кала бирә. Бу чорда Портал аша 121 млн. нан артык хезмәт күрсәтелгән, алар арасында:

  • Электрон көндәлектә мәктәп билгеләрен карау;
  • Балалар бакчаларына керү өчен гаризалар бирү һәм гариза статусын тикшерү;
  • Мәктәпкәчә оешмаларның хезмәтләре өчен түләү;
  • Балансны тикшерү, мәктәп һәм белем бирү карталарын тулыландыру һ. б.

Республикада яшәүчеләр арасында популярлык буенча икенче булып түбәндәге сервислар һәм хезмәтләр тора:

  • Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы - 34 млн хезмәт күрсәтелгән (күбесе - счет-фактуралар алу, ТКХ счетларына түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру);
  • Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 11 млн хезмәт күрсәтелгән (күбесе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү);
  • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы - 9 млн күрсәтелгән хезмәт (күбесе - табибка язылу).

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2,5 млн шәхси кабинет теркәлгән. Биредә 307 электрон хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән, аларны халык тиз һәм уңайлы форматта рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International