КФҮ өлкән яшьтәге татарстанлыларны электрон сервисларны бушлай үзләштерергә чакыра

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Киләсе дүшәмбе, 28 сентябрьдә, Татарстанда «Минем документлар» барлык 59 офисында атна саен үткәрелә торган акция старт ала, аның кысаларында КФҮ белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрне электрон сервислардан файдаланырга өйрәтәчәк.

Күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре өлкәннәргә ТР һәм РФ, Россия Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга, шулай ук дистанцион рәвештә чит ил паспортын рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгын алырга, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, ТКХ өчен түләргә, табибка язылу, пенсионерларга тиешле ташламалар турында белергә һ. б. турында сөйләячәкләр.

КФҮ белгечләре ярдәменнән файдалану өчен алдан язылырга яки «тере чират» буенча талон алырга кирәкми. Консультантка килү максатын әйтү дә җитә.

Укулар «Минем документлар» офисларын кабул итү залларында урнаштырылган кунак компьютерларында уздырылачак. Филиалларның эш графигы буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International