КФҮ-КТИТС Россиянең 100 урта һөнәри белем бирү оешмалары арасында беренче унлыкка керде

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

«Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге 2019 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәте чараларын һәм проектларын тормышка ашыручы Россиянең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү оешмасы исемлеген игълан итте.

Менә инде дүрт ел дәвамында илнең иң яхшы урта һөнәри белем бирү учреждениеләре исемлегенә халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы керә.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә илдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионатының финал ярышлары уза. Кичә 3нче курс студенты Сәйфетдинов Адель "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясе буенча беренче урынны алды.

Котлыйбыз!

МЦК-КТИТС үз тарихын 1932 елдан башлап алып бара. Бу вакыт эчендә техникум стеналарында 40 меңнән артык кеше белем алды, ә техникум 88 ел дәвамында Татарстанның элемтә һәм IT-технологияләр тармагы өчен кадрлар әзерләүче булды һәм шулай булып кала да. Бүген техникумда урта һөнәри белем генә алырга түгел, ә яшь ягыннан чикләнмичә, санлы компетенцияләр алу буенча квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерлек курсларында укырга да мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International