Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинның программист көне белән котлавы

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Кадерле ИТ-тармак хезмәткәрләре, хезмәттәшләр һәм дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – программист көне белән котларга рөхсәт итегез!

Гадәттәгечә, елның 256 нчы көнендә без компьютер программаларын эшләү, аларны кертү һәм озатып бару белән шөгыльләнүче белгечләрне котлыйбыз. Бу дата очраклы гына сайланмаган: 256 – яки 2 сигезенче дәрәҗә – бу бер сайтта күрсәтергә мөмкин булган барлык кыйммәтләрнең шартлы символы.

Бүген Татарстан Республикасы Россия төбәкләре арасында цифрлы үсеш дәрәҗәсе буенча гомумтанылган лидер булып тора. Югары технологияләр эшчәнлекнең барлык өлкәләренә – икътисадка һәм сәнәгатькә, авыл хуҗалыгы тармагына, социаль һәм мәгариф өлкәсенә һ.б.ларга нык керә.

Бу масштаблы һәм динамик процесста безнең халыкның тормыш сыйфатын арттыручы ИТ – проектларга программа кодлары язучы программистлар-белгечләр мөһим роль уйный.

Хәзерге вакытта Татарстанда конкурентлы һәм күп вәгъдә итә торган ИТ-тармак формалашты. Елдан-ел югары технологияләр юлын сайлаган кешеләр саны арта бара. Бүген 3 мең ИТ-компаниядә 42 меңнән артык белгеч эшли. Ә бу өлкәдә профессионалларны 19 югары уку йортында һәм 36 техникумда әзерлиләр. Ел саен Безнең Республика 4 меңнән артык ИТ-белгеч чыгара.

Сезнең ярдәм белән, дусларыбыз, әле кичә генә бик ерак тоелган ачышлар бүген безнең тормышка әверелә: пилотсыз автомобильләр, интернет әйберләр, телемедицина, акыллы йортлар һ. б. Алда безне Татарстанны яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк тагын да мөһим һәм кызыклы проектлар көтә!

Мин сезгә чын күңелдән һөнәри уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар, шулай ук үз эшегезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт телим! Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! 

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International