«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» конкурсы онлайн-форматта узачак

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

15 октябрьгә кадәр «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Җиңүчеләр 25-220 мең сум күләмендә акчалата грантлар алачак, ә быел гомуми приз фонды 12,8 млн сум тәшкил итәчәк.​

Конкурста катнашу өчен Татарстанның фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсеш проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән инновацион проектлар авторлары чакырыла. Конкурска 9 номинация буенча проектлар кабул ителә:

  • «Цифрлы икътисад»;
  • «Перспектива»;
  • «Мәгарифтә инновацияләр»;
  • «Инновацияләр старты»;
  • «Наноимпульс»;
  • «Ел патенты»;
  • «Социаль әһәмиятле инвестицияләр»;
  • «Милли технологик инициатива проектлары»;
  • «Яшьләр инновацион проекты».

Һәр номинация буенча 10га кадәр җиңүче сайланачак («НТИ проектлары» - 5кә кадәр җиңүче һәм «Яшьләр инновацион проекты» - 40ка кадәр җиңүче). Кайбер проектлар  партнерлардан – «Татнефтехиминвест», «Связьинвестхим», «Химград» һ. б. стипендиягә ия булачак.

Гаризалар кабул итү 15 октябрьдә тәмамлана. Гариза материалларын сайтта (https://apply.ivfrt.ru/send-50) онлайн-форматта да , конкурсны оештыручыларның почта адресына да җибәрергә мөмкин. Иң яхшы проектларны декабрьдә сайлаячаклар.

Конкурс Татарстанның Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә. 2019 елда конкурска 1 912 катнашучыдан 170 гариза бирүче, ә гомуми приз фонды 12,8 млн. сум тәшкил иткән. Конкурста барлыгы 21 меңнән артык гариза бирүче катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International