Элемтә тармагы хезмәткәрләрен ТАССРның 100 еллыгы истәлекле билгеләре белән бүләкләделәр

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев РТРС РТПЦ хезмәткәрләренә Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан истәлекле билгеләр тапшырды.

Татарстан радиотелевизион тапшыру үзәгенең дүрт хезмәткәре аерым хөрмәтләү билгесенә лаек булды:

  • Владимир Якимов, РТРС РТПЦ филиалы директоры - инфокоммуникацион технологияләрне үстерү, ТНВ региональ телевизион каналын булдыру һәм Татарстан Республикасы территориясендә цифрлы телевидениене үстерү өчен.
  • Ринат Сабитов, РТРС РТПЦ баш инженеры урынбасары - ТНВ региональ телевизион каналын булдыру һәм цифрлы телевидениене үстерү өчен;
  • Венер Мустаев, РТПЦ Тәтеш цехы башлыгы - ТНВ региональ телевизион каналын булдыру һәм цифрлы телевидениене үстерү өчен;
  • Станислав Степанов, РТРС РТПЦ референты - ТНВ региональ телевизион каналын булдыру һәм цифрлы телевидениене үстерү өчен.

Цифрлы министрлык башлыгы урынбасары аларга яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International