200 команда Fintech & Security Superhero онлайн-хакатонында иң яхшы исем өчен көрәшәчәк

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

DIGITAL SUPERHERO – "Fintech & Security Superhero" масштаблы сериясенең икенче виртуаль хакатоны инде 1 августта ук старт ала. Җиде көн дәвамында 200 дән артык проект эшләүчеләр командасы 700 мең сумлык приз фондына ия булу өчен Финтех һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итәчәк. Хакатон ачылышының турыдан-туры трансляциясе 13:30 сәгатьтә YouTube-каналында башланачак.

Хакатонда катнашу өчен 66 шәһәрдән ИТ-эшләүчеләр гариза тапшырган, алар арасында Сочи, Тольятти, Ростов-на-Дону, Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбург, Благовещенск, Казан, Иннополис һ.б. бар.

Сайлап алынган командаларга финанс технологияләре һәм сервислар өлкәсендә яңа продуктлар эшләргә туры киләчәк. Бурычларны куючылар - InnoSTage ГК, Ак Барс банкы һәм Касперский лабораториясе инновацияләр үзәге - Kaspersky Innovation Hub . Конкурс Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ ярдәме белән үткәрелә.

"Тиздән республикада DIGITAL SUPEREHERO сериясенең икенче конкурсы узачак. Без бөтен илдән килгән белгечләр арасында оештыручылар куйган бурычларга карата кызыксыну барлыгын күрәбез. Әлеге проект ярдәмендә без стартаплар һәм эшләүче яшь командалар өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Катнашучылар финтех һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә сервисларны үстерү өчен идеяләр тәкъдим итә алачаклар. Хакатон ИТ-секторның иң актив белгечләрен җәлеп итәргә һәм яңа проектларны үстерү өчен алар белән көчләрне берләштерергә мөмкинлек бирә", - дип шәрехли "ТР Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУ директоры Рифкать Нургали улы Миңнеханов.

Командалар арасында иң популяр бурычлар - шәхесләрне тану технологиясен кулланып, ИБ өлкәсендә сервис эшләү һәм машина белән укыту ярдәмендә мәгълүматларны анализлау.

Хакатонга нәтиҗәләр 8 августта ясалачак. Атна эше нәтиҗәләре буенча командалар үз проектларын үстерү өчен партнер таба, эш алып, приз фонды өчен көрәшә алачаклар.

Чарага Хедхантер, BIS Journal, Tproger, securitylab.ru, «Коммерсантъ Волга-Урал», Codenrock, Татмедиа, REG.RU, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Милли банк журналы, «Системный администратор» журналы, ИТМО Университеты, Талантлар университеты, югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы мәгълүмати ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International