ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Росгвардиянең сак хезмәтләре өчен түләү мөмкинлеге барлыкка килде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Безнең санлы команда халыкка уңайлы булсын өчен дәүләт хезмәтләре порталын камилләштерү өстендә эшне туктатмый. Татарстанлыларның күп санлы соравы буенча хәзер порталда ведомстводан тыш сак хезмәте өчен онлайн түләргә мөмкин. Барлык түләү процессы нибары берничә минутны гына алачак.

Яңа хезмәт «ТКХ» блогында (порталның старт битендә баннер) «Фатир сигнализациясе өчен түләү» бүлегендә (астан икенче значок) урнашкан - сервис "Ведомстводан тыш сак хезмәтләре өчен түләү" дип атала. (https://uslugi.tatarstan.ru/private-security)

Түләү үткәрү өчен гражданинга үз шәхси счетының номерын язарга, фамилиясен күрсәтергә һәм коелучы исемлектән ведомство сакчылыгы бүлегенең кирәкле филиалын сайларга кирәк. Аннан түләү суммасы һәм түләү операциясен үткәрү өчен банк картасы реквизитлары кертелә. Түләү турында Квитанция шәхси кабинетта саклана.

Моннан тыш, шул ук бүлектә яшәүчеләр фатир сигнализациясенә техник хезмәт күрсәтү өчен дә түли алалар. Түләү өчен килешү номеры һәм банк картасы белешмәләре генә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International