50+ яшьләрдәге татарстанлыларны үз ИТ-казанышлары турында сөйләргә чакыралар

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт - 2020" VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың 66 кешесе ИТ өлкәсендәге уңышлары белән уртаклашты.

Гомумән, конкурска Россиянең 48 регионыннан эшләр килде, иң активлары - Татарстан Республикасы, Воронеж, Мәскәү, Сахалин, Төмән, Кемерово өлкәләре һ. б.

Конкурсантларның уртача яше - 63 яшь, шул ук вакытта иң өлкән катнашучыларга 85 яшь. Гариза бирүчеләрнең күпчелеге – хатын-кызлар (катнашучыларның гомуми саныннан 80% тан артык).

Конкурста компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләргә өйрәнгән пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар катнаша ала. Моның өчен 14 октябрьгә кадәр конкурс сайтында гариза тутырырга кирәк. https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka). Шуннан соң катнашучыга биш номинациянең берсе буенча тарих язарга кирәк:

  • «gosuslugi.ru порталы — минем тәҗрибә»;
  • «Минем интернет-казанышларым»;
  • «Минем иҗтимагый интернет-инициативам»;
  • «Минем интернет әлифбам»;
  • «Мин — интернет-йолдыз".

Тутырылган гаризага конкурсант шулай ук үзенең ике фотосурәтен – бер портрет һәм бер рәсемен беркетергә тиеш. Нәтиҗәләр декабрь аенда ясалачак. Барлык эшләрне дә конкурс сайтында карарга мөмкин.

IT-конкурсны Россия Пенсия Фонды, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Ростелеком» ГАҖ оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International