Бүген, 27 июльдә, DIGITALSUPERHERO - «Fintech&Security» масштаблы ИТ – сериясенең икенче виртуаль хакатонында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә. Уйлап табучыларның үзе турында белдерү һәм 700 мең сумлык приз фондына ия булу өчен соңгы көне бар. Теркәүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин – https://dshkazan.ru/finsec#about
Хакатонның географиясе таң калдыра: инде бүген үк ярышларга Новосибирск, Тольятти, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Киров, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән командалар килде.
1 августта старт алачак виртуаль хакатонда командалар атна дәвамында ике төр бурычны хәл итәчәк: FinTech технологиясе һәм киберкуркынычсызлык буенча. Хакатон нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар акчалата приз отып кына калмыйча, үзләренең пилот проектларын башлап җибәрү, шулай ук бурычларны куючы компанияләрдә эшләү мөмкинлеге дә алачак.
"DIGITALSUPERHERO марафоны безнең өчен һәм югары технологияләр базары өчен бөтен илдән талантлы балаларны ача. Без, оештыручылар буларак, яшь белгечләргә хезмәттәшлек перспективалары эчке базарда да булуын күрсәтә алабыз. Хакатон кысаларында бурычларны куючыларның шундый составы формалашты - Ак Барс банкы, Kaspersky Innovation Hub һәм InnoSTage-алар әзер идеяләр, прототиплар һәм стартаплар белән эшләү өчен эчке инновацион лабораторияләргә ия", - дип шәрехли InnoSTage генераль директоры Айдар Гозәеров.
DIGITALSUPERHERO ИТ-марафоны - виртуаль хакатоннар сериясе, анда Россиянең теләсә кайсы почмагыннан теләгән һәркем катнаша ала. Чиратта - «Fintech&Security»ның икенче хакатоны.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, InnoSTage һәм Ак Барс Банк компанияләре төркеме ярдәме белән үткәрелә. Kaspersky iHub ("Касперский лабораториясе" инновацияләр үзәге) партнеры булып тора. Хакатонның информацион партнерлары: HeadHunter, Bis Journal, Tproger, It-park һәм ТР ИВФ.