ИТ-парк директоры вазифасына 34 кандидат дәгъва итә

2020 елның 24 июле, җомга

Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурска 34 гариза керде. Республиканың цифрлы командасына татарстанлылар гына түгел, илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә кушылырга теләде: Мәскәү, Түбән Новгород, Ульяновск һ. б.

Исегезгә төшерәбез, конкурс июль башында старт алды, ә гаризалар кабул итү узган чәршәмбе көнне тәмамланды. Анда бөтен Россиядән үз көчләрен сынап карый алдылар. Барлык алынган 34 гариза электрон формада – ИТ-парк сайты аша бирелде.

Конкурска түбәндәге шәһәрләрдән претендентлар гариза бирде:

  • Бөгелмә – 1 кеше;
  • Иннополис – 1 кеше;
  • Казан - 23 кеше.
  • Мәскәү – 4 кеше;
  • Яр Чаллы – 2 кеше;
  • Түбән Новгород – 1 кеше;
  • Стәрлетамак – 1 кеше;
  • Ульяновск – 1 кеше.

Иң яшь кандидатка - 27, ә өлкәненә – 45 яшь. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашучылар арасында ике хатын-кыз бар.

Беренчел сайлап алуны узган кандидатлар паркның үсеш программасын Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән әңгәмә вакытында тәкъдим итәргә тиешләр.

Бүген ИТ-парк резидентлары - 138 компания. 2019 елда гына да алар тарафыннан 3 408 эш урыны булдырылган. ИТ-парк резидентларының эшләнмәләре Татарстанда гына түгел, бөтен Россия территориясендә дә киң кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International