Татарстанның Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга Президент Владимир Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллинга илнең цифрлы телевидениегә күчүе буенча проектны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

"Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Хәйруллин Айрат Ринат улына Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтен игълан итәргә", - диелә РФ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырылган Президент карарында.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телетапшырулар форматына тулы масштаблы күчү булды. Хәзер республика халкының 99,2% ы 20 Гомумроссия телеканалын югары сыйфатта бушлай карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International