Ярты ел эчендә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 140 млн электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелгән

2020 елның 10 июле, җомга

Агымдагы елның беренче алты аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша республикада яшәүчеләр 139 млн электрон хезмәт һәм сервис рәсмиләштергән. Бу сан 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5 млн.га күбрәк. Гомумән алганда, ел башыннан 13,8 млрд. сумлык түләү операцияләре үткәрелгән.

Билгеләп үтик, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында иң популяры - дүрт ведомство хезмәте һәм сервисы:

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы – 96 млн хезмәт күрсәтелгән, аларның күпчелеге (80 млн. тирәсе) – баланың билгеләрен карау;
  • ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы - 23 млн хезмәт күрсәтелгән, күбесе - ТКХ счетларына түләү һәм исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру;
  • ТР Эчке эшләр министрлыгы - 7,4 млн хезмәт күрсәтелгән, күбесе - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү;
  • ТР сәламәтлек саклау министрлыгы - 5,8 млн хезмәт күрсәтелгән, күбесе – табибка язылу.

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2,5 млн шәхси кабинет теркәлгән. Биредә 306 электрон хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән, аларны халык тиз һәм уңайлы форматта рәсмиләштерә ала. Моннан тыш, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын да алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International