РТПҮ июль аенда телерадиотапшыруларны өзү графигын тәкъдим итте

2020 елның 3 июле, җомга

Июль аенда республиканың радиотелевизион станцияләрендә аналог («ТЯГ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телевидениесе, шулай ук радиотапшырулар каналларын сүндереп тору көтелә. Сезгә уңайлы булсын өчен, телерадиосигналларны өзү графигын тәкъдим итәбез.

Тапшырулар өзелеше Татарстанның радиотелевизион станцияләрендә планлы профилактик эшләр белән бәйле. Бу эш тапшыручы җиһазларны сүндерүне таләп итә.

Тулы графикны сылтама буенча карарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, республикада цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү узган елның октябрендә булды. Бүгенге көндә беренче һәм икенче мультиплексны колачлау 99,3% тәшкил итә.

Актуаль мәгълүматны сез һәрвакыт рәсми сайтта карый аласыз: смотрицифру.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International