Айрат Хәйруллин мәгълүмати куркынычсызлык буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үз чыгышында комиссия әгъзаларына аның составының Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә үзгәрүе турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Иминлек Советының Ведомствоара комиссиясе составына Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Денис Улесов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати иминлекне координацияләү бүлеге башлыгы Алексей Бычков кертелде.
Утырыш барышында өч республика министрлыгы вәкилләренең докладлары тыңланды: ТР Икътисад министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Шулай ук утырышта катнашучылар дәүләт мәгълүмат системаларында мәгълүматны саклауны тәэмин итү һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл иткәндә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Иминлек Советының Ведомствоара комиссиясе утырышы «Цифрлы икътисад» милли программасын гамәлгә ашыру кысаларында ай саен уза. Утырышта республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволарының мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендәге белгечләр катнаша. Бүген республиканың мәгълүмат системаларын техник яклауны көчәйтү һәм камилләштерү буенча актив эш алып барыла. Халыкның шәхси мәгълүматларын саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International