«ТР Хезмәтләре» кушымтасында Apple Pay өчен түләү ысулы өстәлде

2020 елның 26 июне, җомга

Эшләүчеләр IOS кулланучылары өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасын яңарттылар.

Хәзер ТКХ хезмәтләре, ЮХИДИ штрафлары, Интернет һәм кәрәзле элемтә һ. б. өчен Apple Pay аша түләргә мөмкин.

«ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы - ул татарстанлыларның көндәлек эшләрендә ышанычлы ярдәмчесе. Кушымтада иң популяр сервислар һәм хезмәтләр күрсәтелгән. Биредә яшәүчеләр мөмкин:

* табибка язылырга

* юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләргә;

• ТКХ хезмәтләре өчен түләргә, счет-фактураларны карарга яки счетчик күрсәткечләрен кертергә;

* балаларның билгеләрен карарга (электрон көндәлек);

* КФҮтә кабул итүгә язылырга, КФҮтә бирелгән гариза статусын тикшерергә;

• балалар бакчасына гариза бирергә һәм аның хезмәтләре өчен түләргә һ. б.

Моннан тыш, кушымтада «Балалы гаиләләргә түләүләр» дигән махсус бүлек эшли, анда COVID-19 пандемиясе чорында гаиләләргә ярдәм итү буенча Президент чаралары турында тулырак мәгълүмат бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International