4 мең татарстанлы онлайн басмаларга язылу рәсмиләштерде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Барысы да дөрес: республика халкы журналларга һәм газеталарга онлайн рәвештә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла ала. 2020 ел башыннан порталда Россия Почтасының вакытлы басмаларына электрон язылу хезмәтеннән 3 909 татарстанлы файдаланган. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда мең нөсхәгә күбрәк.

Билгеләп үтик, агымдагы күрсәткечләр 2019 ел күрсәткечләреннән югарырак. Әйтик, узган елның биш аенда республика халкы бары тик 2 880 имза гына электрон форматта рәсмиләштергән.

2019 ел дәвамында татарстанлылар 7 435 басмага онлайн язылдылар.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында Вакытлы матбугатка тиз һәм уңайлы электрон язылу рәсмиләштерергә мөмкин. Хәзерге вакытта журнал һәм газеталарның яңартылган каталогы әзерләнә, ул тиздән порталда урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International