Профессиональ фотографлар һәм Татарстан халкын республикада милли проектларны гамәлгә ашыруга багышланган фотоконкурста катнашырга чакыралар. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләячәкләр.
Фотоконкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси Советы Президиумының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү буенча комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һ. б.
Катнашучылар үз эшләрен җиде номинация буенча җибәрә ала:
Фотоэшләр 15 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләрнең исемнәре декабрь ахырында аталачак. Иң яхшы сурәтләрне басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгаралар, шулай ук Татарстанның күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтәләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы. Аңа биш федераль программа керә: «Мәгълүмати инфраструктура», «Мәгълүмати иминлек», «Цифрлы технологияләр», «Санлы икътисад өчен кадрлар» һәм «Цифрлы дәүләт идарәсе».