Татарстанда бөтен Россиядән программистлар өчен IT-конкурска гаризалар кабул итү төгәлләнә. «Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары» Онлайн-хакатоны 23 майдан 30 майга кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә узачак.
Бүгенге көндә хакатонда катнашу өчен 50 команда һәм 45 «ялгыз» гариза килгән. Соңгылары өчен хакатон кысаларында үз дистанцион командасын булдыру яки әзер командаларга кушылу мөмкинлеге каралган. Гаризалар географиясе Россиянең 35 шәһәрен үз эченә ала: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Томск, Екатеринбург, Саратов, Владивосток.
Гаризаны 20 майга кадәр проект сайтында тапшырырга мөмкин: https://clck.ru/NFb8i
Хакатонда катнашучылар ике технологик трек кысаларында бурычларны хәл итәчәкләр:
- интеллектуаль транспорт системалары;
- "Ситуационный центр" мәгълүмати-аналитик үзәге»
Нәтиҗәләр буенча иң яхшы командалар акчалата бүләк, проектны эшләп бетерүдә һәм аны пилотлаштыруда ярдәм, шулай ук эшкә чакыру алу мөмкинлеге алачак.
"Интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр элементлары" - DIGITAL SUPERHERO проектының беренче чарасы. Проектны гамәлгә куючы - ТР «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ. Проектның координаторы - ТР Цифрлаштыру министрлыгы. InnoSTage компанияләр төркеме хакатоннар сериясенең генераль партнеры булып тора.
Гаризалар кабул итү тагын ике көн дәвам итә – https://dshkazan.ru/its сайтында анкетаны тутырырга була. Python проектны эшләүчеләр, C-уйлап табучылар, аналитиклар, дата-сайентистлар һәм ике-биш кешедән торган әзер командалар чакырыла.