Айрат Хәйруллин ЦЦТ хезмәткәрләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләренә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Үзәкнең 91 хезмәткәре цифрлы министрлык башлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында очрашты.

"Хезмәттәшләр, без ике ай элек эләккән шартлар гадәти түгел. Без моны Голливуд фильмнарында гына күз алдына китерә алдык: барлык кешеләр битлек киеп йөри, ә табиблар сәер скафандрларга киенгән. Шуңа да карамастан, бу чынбарлык, анда без бүген. Бу безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле тәҗрибә дип уйлыйм. Без бүген кичерәбез, дөньяга карашыбызны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртербез, күп кенә әйберләргә без яңача карарбыз дип ышанам», - дип билгеләп үтте ул.

Министр шулай ук хезмәткәрләрнең һәрберсенә йөз процентка ышаныч булуын ассызыклады.

"Читтән торып эшләү вакытында бернинди дә җитди җитешсезлекләр булмады, барлык бурычлар да вакытында һәм югары профессиональлек белән башкарылды. Барысы да үз вазифаларына максималь җаваплы карадылар. Мин команданың җитлегүе артуын күрәм, без алга таба үсешебезгә ныклы нигез салдык. Намуслы хезмәтегез, бу катлаулы чорда тынгысыз булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үзегезне саклагыз һәм иммунитетны ныгытыгыз", - диде ведомство башлыгы.

Моннан тыш, министр хезмәттәшләрен гадәти офис форматына тиз арада күчүгә чакырды.

"Тиздән без сезнең белән очрашып, уртак эшебезне дәвам итәрбез дип өметләнәм", - диде Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International