Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ИТ-паркта киңәшмә үткәрде

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы эше буенча  бүген ИТ-паркта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков  киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары -ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Премьер-министр урынбасары-ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми затлар катнашты.

 “ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгълүмат системасы – Татарстанның барлык гадәттән тыш оператив хезмәтләре эшен бердәм мәгълүмати системага берләштерү өчен иң кулай юл. Бу система юл һаләкәтләре, башка төрле гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта барлык кирәкле хезмәтләрнең эшен координацияләүгә юнәлдерелгән. Бердәм картография ярәмендә  кирәкле көчләрнең һәм чараларның мониторингын, килгән шалтыратуларны автоматлаштырып эшкәртүне, аларны төрле оператив хезмәтләргә таратуны, гадәттән тыш хәлләрне барлык хезмәтләр өчен бердәм карточкага теркәп баруны бу система бердәм мәгълүмати кырлыкта  тәэмин итә.

Киңәшмәдә Роман Шәйхетдинов бүген  гадәттән тыш оператив хезмәтләрнең  3658  транспорт берәмлегенең  57 проценты  ГЛОНАСС һәм ГЛОНАСС/GPS навигация җиһазлары белән тәэмин ителгән, 632 мәктәп автобусы ( 100 %)  эше бу система ярдәмендә күзәтелә, диде.

 “Трекерлар белән шулай ук  821 коммуналь техника җиһазланган, алар  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы системасында мониторлана”, диде Ленар Сафин. – Шулай ук министрлык 150 шәһәрара пассажир автобусларын күзәтүдә тота”.

Илдар Халиков, республикада бердәм мониторинг системасы - ЕГИС “ГЛОНАСС+112”  булырга тиеш, диде. Шуңа күрә, транспорт мониторингы функцияләрен ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә   министрлыгына йөкләргә кирәк.”Алга таба “ГЛОНАСС +112” системасына тоташкан транспорт белән идарә итү өчен башкарма хакимият органнары билгеләнәчәк”, дип азсызыклады ул.

Киңәшмә азагында Илдар Халиков министрлыклар җитәкчеләренә 15 гыйнварга хәтле эшләнеп бетәргә тиешле йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International