Россия почтасы алдан язылу буенча бүлекләрдә кабул итә

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Россия Почтасы бүлекчәләренә хезмәт күрсәтүгә алдан ук компания сайтында яки мобиль кушымта аша язылырга мөмкин.

Бүгенге көндә сервис Татарстан Республикасының 31 бүлегендә эшли башлады. Әлегә ул Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Чистай, Яшел Үзән һәм Арча халкы өчен ачык. Почта элемтәсе бүлекчәсенә планлаштырылган визитка кадәр 1 сәгать алдан язылырга кирәк.

Язылу буенча клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә берәр, ә кайберләрендә икешәр операция тәрәзәсе эшли башлады. Гаризаны рәсмиләштергән вакытта тәрәзәнең номеры чагылыш табачак. Вакытны үзгәртергә яки язылуны гамәлдән чыгарырга www.pochta.ru сайтында, шулай ук мобиль кушымтада мөмкин.

"Почта бүлекчәләренә алдан язылу - ул үз вакытын планлаштыру мөмкинлеге. Без Россия Почтасының клиентлар белән хезмәттәшлеге мөмкин кадәр уңайлы итәргә омтылабыз. Без хәзерге шартларда аеруча актуаль булган әлеге сервисны гамәлгә кертүне тизләттек, һәм якын арада ул илнең барлык төбәкләрендә дә ачык булачак", – дип билгеләп үтә Россия Почтасы генераль директорының операция белән идарә итү һәм ваклап сату буенча урынбасары Михаил Волков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International