Георгий тасмасын Казанның почта бүлекчәләрендә алырга мөмкин

2020 елның 9 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан «Татарстан почтасы» ФПС «Георгий тасмасы» Бөтенроссия иҗтимагый акциясенә кушылды.

Акция кысаларында Казан шәһәренең почта элемтәсе бүлекчәләрендә Георгий тасмаларын тарату башланды.
«Татарстан почтасы» ФПС коллективы ел саен символик акциядә катнаша. Хат ташучылар, операторлар һәм почта бүлекләренең башка хезмәткәрләре форма киемнәрендә Георгий тасмаларын йөртә.
Тасмалар биргәндә клиентларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау буенча барлык кирәкле чаралар да үтәлүен аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Беренче «Георгий тасмасы» акциясе 2005 елда Мәскәүдә узды. Шуннан бирле 9 Май алдыннан тасманы бәйләү традициягә әверелде, ул Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә миллионлаган кешеләрне берләштерде. 2019 елда акциядә 70тән артык ил катнашты.
Моннан тыш, «Татарстан почтасы» ФПС «Россия флаглары. 9 май» акциясен һәм «Җиңү тәрәзәләре» дигән яңа проектны хуплый, ул Россия триколорын почта элемтәсе бүлекләре тәрәзәләренә урнаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International