ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре ветераннарны Җиңү көне белән котладылар

2020 елның 9 мае, шимбә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре 58 ветеранны бәйрәм белән котладылар. Алар арасында блокадачылар, тыл хезмәтчәннәре, тармак ветераннары да бар.

Министрлык хезмәткәрләре ветераннарга азык-төлек кәрҗиннәре, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шәхси котлауларын тапшырдылар.

Сугыш ветераннары, тармак һәм тыл хезмәтчәннәре турында кайгырту - министрлыкның социаль сәясәтенең мөһим өлеше. Аларга даими булып торалар, шулай ук ярдәм күрсәтәләр.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы командасы республика халкын Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котлый!

Ветераннарның батырлыклары бүгенге тормышта үрнәк һәм таяныч булып калсын. Алар безгә ышаныч һәм бүгенге кыенлыкларны җиңеп чыгу, һәрберебез өчен бәхетле һәм перспективалы тормыш табу мөмкинлегенә өмет уята.

Сезгә, гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International