ТР Цифрлы трансформация үзәге команда туплый

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

ТР Цифрлы трансформация үзәге - ул проект - бөтен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең бердәм цифрлы экосистемасын булдыру өчен җавап бирүче продукт офисы. Профильле үзәк узган елның декабрендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән ачылган иде.

Үзәк командасы республикабыз халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән санлы продуктлар эшләү белән шөгыльләнә. Бу - мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдә бизнес-алым куллана торган беренче ИТ-компания.

Бүген Үзәк Татарстанның цифрлы ландшафтын яхшы якка үзгәртергә әзер булган күтәренке белгечләрне эзли:

  • Product manager;
  • Карарлар архитекторы;
  • Бизнес-аналитик;
  • Системалы аналитик;
  • Юнәлеше җитәкчесе frontend эшләнмәләр / Frontend Team Lead;
  • Баш хисапчы;
  • Junior UI/UX дизайнер;
  • Middle UI/UX дизайнер;
  • DevOps Engineer / SRE;
  • Middle Python Developer.

Үзәкнең вакансияләр турында тулырак мәгълүмат hh.ru сайтында урнаштырылган. Эшкә урнашу мәсьәләләре буенча электрон почтага язарга мөмкин: digitalteam@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International