Россиядә чит илләрдә Россия гражданнарына ярдәм итү өчен бушлай кайнар линия эшли башлады

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Чит илдә яшәүче һәм коронавирус йогышы белән бәйле рәвештә РФга әйләнеп кайту мөмкинлеге булмаган россиялеләр Россия гражданнарына чит илләрдә ярдәм итү мәсьәләләре буенча, шул исәптән Россиягә махсус авиарейслар белән әйләнеп кайтуны оештыру буенча, кайнар линия телефоны аша консультацияләр ала алалар.

Россия Элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, роумингтагы Россия гражданнары өчен кайнар линия номерына керүче шалтыратулар 2020 елның 14 апреленнән 27 апреленә кадәр бушлай булачак.

Кайнар линия дәүләт хезмәтләре порталының колл-үзәге базасында +7 (495) 249-75-77 телефоны буенча оештырылган.

Хәзер чит илдә 50 меңгә якын россияле яши, алар 2020 елның март ахырыннан РФ һәм башка илләр арасында һава юллары туктау сәбәпле, өйләренә кайта алмый.

2020 елның 7 апреленнән 23 апреленә кадәр Россия Хөкүмәте тарафыннан 39 махсус рейс оештырылган, аларда 7 меңгә якын кеше Россиягә әйләнеп кайткан. 18 рейс-Мәскәү һәм Санкт-Петербургка һәм 21 рейс - илнең башка төбәкләренә. Кайткан гражданнар дәүләт хезмәтләре порталында рейсларга теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International