InnoSTage COVID-19 таратуның математик модельләрен эшләгән

2020 елның 24 апреле, җомга

InnoSTage белгечләре Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең үсеш темпларын фаразлаучы математик модельләр эшләгәннәр. Бу модельләр «Ситуационный центр» модельләштерү платформасы базасында булдырылган.

Модельләрне эшләгәндә республика территориясендә кабул ителгән профилактик чараларның нәтиҗәлелеге исәпкә алынды. Аерым алганда, экспертлар сүзләренчә, үз-үзеңне изоляцияләү һәм социаль дистанцияләү авырулар фаразына уңай йогынты ясый. Шуңа күрә, белгечләр ассызыклаганча, Начар сценарийны уңышлы җиңү өчен кертелгән чараларны дәвам итү бик мөһим.

Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны рәсмиләштерү системасы эшли башлады. Шулай ук https://covid19.tatarstan.ru/ махсус сайты эшли башлады,  Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышын уздырды.

Татарстанлыларның цифрлы пропускларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультациясе өчен 8-800-250-90-33 бердәм кайнар линия эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International