Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» Милли программасы кысаларында гамәлгә ашырылган «Шәхси цифрлы сертификатлар» пилот проектына йомгак ясадылар.
Республиканың 2 меңнән артык кешесе шәхси санлы сертификатларны алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашты. 1000 кеше сертификатлар алды һәм цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү буенча укулар узды. Укыту программасына 22 юнәлеш керде. Төбәктә иң популяр юнәлешләр булды:
Исегезгә төшерәбез, проект 2019 елның ноябрендә старт алды. Саха (Якутия) Республикасы, Ростов өлкәсе, Тула өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы гражданнарга түләүсез белем бирү өчен цифрлы сертификатларны сынау өчен сайлап алынды. Россиянең биш субъекты арасында һәрберсе 15 000 сумга кадәр номиналлы 5 000 санлы сертификат бүленде. Уку бәясе «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты акчаларыннан каплана. Татарстанда проектның региональ операторы - Иннополис Университеты.