Үткәрү системасында яңа максат барлыкка килде – чәчтарашханәләргә бару

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүгенге көннән башлап республика халкы, яңа, унберенче максат – чәчтарашханәгә баруны күрсәтеп, үз-үзеңне изоляцияләү вакытында, өйдән чыгу өчен, цифрлы пропусклар ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган атна ахырында ТР премьер-министры Алексей Песошин Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертү турында карарга кул куйды. Аерым алганда, барлык санитар таләпләрне үтәгәндә чәчтараш салоннары эше рөхсәт ителде.

Шуңа бәйле рәвештә, системага цифрлы пропусклар алу өчен гамәлдәге ун максатка унберенче сәбәп өстәлә - чәчтарашханәләргә бару. Татарстанлылар бу максаттан бүгенге көннән файдалана алалар.

Яңа максат буенча цифрлы пропускларны онлайн, https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинет аша гына рәсмиләштерергә мөмкин. Бу максатны SMS-хәбәр аша рәсмиләштереп булмаячак. Чәчтарашханәгә айга бер тапкыр барып була. Ике сәгать вакыт биреләчәк.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне контакт-үзәктә 8-800-250-90-33 бердәм номер буенча алырга мөмкин. Шулай ук тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: https://covid19.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International