Пропусклар системасында 600дән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Кичә Татарстанда үз һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, үзмәшгуль булган кешеләргә үз-үзләрен изоляцияләү урыннарыннан чыгып китәргә мөмкин булган өстәмә максатлар эшли башлады. Бер көн дәвамында системада 619 үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Барлыгы 225 рөхсәт язуы бирелгән. Шул ук вакытта цифрлы пропуск алу өчен такси хезмәте күрсәтү иң кирәкле сәбәп булган: әлеге максат буенча кодны 72 кеше сораган.

«Материаллар/чимал сатып алу» һәм «җитештерү бинасына бару» максатлары тигез позициядә диярлек – 56 һәм 53 рөхсәт язуы. 44 үзмәшгуль кеше сәбәп сыйфатында "курьер илтүне" сайлаган.

Исегезгә төшерәбез, яңа максатлар буенча үткәрү вакыты 8:00 дән 20:00 гә кадәр чикләнгән. Әмма, такси хезмәте күрсәтү коды, тәүлек вакытына карамастан, 12 сәгатькә бирелә.

Үзмәшгульләр цифрлы пропускларны онлайн гына рәсмиләштерә ала. Моның өчен https://covid19.tatarstan.ru/ порталында , үз ИННыңны күрсәтеп, теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International