KazanExpress пенсионерларга бушлай азык-төлек китерү проектын башлап җибәрде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

KazanExpress маркетплейсы өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай азык-төлек җыелмалары китерү буенча порталны эшләтеп җибәрде. Проект ярдәмендә өлкән буын кешеләре өйдә яшәү өчен кирәкле барлык әйберләрне алып, максималь изоляция режимын үтәргә мөмкин.

Азык-төлек җыелмасы бер кешегә йорт карантины өчен бер айга исәпләнгән. Аерым алганда, аңа ярмалар, макарон әйберләре, он, шикәр, чәй һәм беренче чиратта кирәкле башка товарлар керә. Хәзерге вакытта инде берничә йөз шундый җыелма китерелгән, аларның һәркайсы 1 500 сумлык.

Җыелманы әзерләү барышында барлык саклык чаралары да үтәлә. Түләүсез китерү KazanExpress курьерлары белән контактсыз ысул белән башкарыла. Әлегә программа Казан территориясендә генә гамәлдә. Әмма якын киләчәктә аңа республиканың башка районнарын да кертү планлаштырыла.

Проектка Татарстанның берничә эре компаниясе кушылды инде. Җыелган акчага тагын 10 мең бушлай җыелма алу планлаштырыла.

Программаны шулай ук республиканың һәр кешесе дә хуплый ала. Программада катнашу турында мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга була: https://stop-corona.kazanexpress.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International